16+

Ике ел көрәшеп, ире урлаган баласын алып кайткан

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Алия Имелгуҗина ике ел инде кечкенә улы өчен көрәшә. Алиянең 2 яшьлек улы әтисе Ярослав белән Абхазиядә яшәгән. Хатын улы Саша белән көненә 1,5 сәгать генә күрешә алган. 

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Алия Имелгуҗина ике ел инде кечкенә улы өчен көрәшә. Алиянең 2 яшьлек улы әтисе Ярослав белән Абхазиядә яшәгән. Хатын улы Саша белән көненә 1,5 сәгать генә күрешә алган. 

Баланы бүлешү буенча суд барган вакытта Алия Абхазиядә торак арендалап яшәгән. Суд 8 айга сузылган.

Әлеге хәл 2021 елда башланган, ул вакытта алар Абхазиядә яшәгән. Алия сүзләре буенча, Ярослав һәрвакыт импульсив һәм кызып китүчән булган. Талаш вакытында ул хатынына үз-үзен үтерү белән янаган. Ирнең спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы да билгеле. Озак вакытка сузылган запойдан соң, Алия өйдән чыгып качарга мәҗбүр була.

Берничә көннән ул абыйсы һәм сеңлесе улы Сашаны алырга килә, ләкин ире баланы бирми.

Алия кире Туймазыга кайта һәм ярдәм сорап адвокатка мөрәҗәгать итә. Суд процессы бер ел дәвам итә һәм Алия баланың әнисенә кайтуына өметен югалтмый. Сухуми шәһәр суды һәм Абхазия Югары судының 2022 елның 6 сентябрендәге карары буенча, Алиянең улы Башкортстанда яшәргә тиеш була, әмма баланың әтисе суд карарын үтәми һәм хәтта приставларга гариза яза. 

— Агымдагы елның 8 гыйнварында Алия көндез төшке аш вакытында бала белән йөреп керегә дип килде, ләкин элекке ире аңа улы белән йөрүне тыеп, аны читкә этәреп җибәрде. Мин аны куеныма ныклап кыстым һәм тотып тордым, шул ук вакытта ул минем башка суккалады, ләкин мин аны тотып калдым. Алия бу вакытта баланы машинага утыртып алып китте. Без очраштык, һәм кайтыр юлга чыктык, - ди Алиянең абыйсы Фәнур Имелгуҗин. - Алиянең элекке ире монда килергә һәм баланы урларга тырышырга мөмкин. Аннан барысын да көтәргә була.

Хәзер Алия баланы ана рөхсәтеннән башка илдән алып чыгуны тыю өчен миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә ниятли. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading