16+

Ике ел көткән акция яңадан үткәреләчәк

Пандемия булу сәбәпле, Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган чара онлайн гына узган иде.

Пандемия булу сәбәпле, Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган чара онлайн гына узган иде.

Коронавирус аркасында соңгы ике елда “Үлемсез полк” акциясе онлайн форматта гына узган иде. Хәтерләсәгез, Владимир Путин 2020 елда хәтта Җиңү көне уңаеннан парадны да кичектерде.

Ниһаять быел, 9 майда “Үлемсез полк” акциясе гадәти форматта узачак, дип белдерде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Чара 15.00 дә башлана. Әмма акциядә катнашырга теләүчеләрне 13.00 дә Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешенә җыелу сорала. “Үлемсез полк” Карл Маркс, Лобачевский урамнары аша, Черек күл яныннан Кремль урамына кадәр барачак һәм Меңьеллык мәйданында тәмамланачак.

Төрле елларда “Үлемсез полк”та 150 меңгә якын кеше катнашканы бар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading