16+

Ике мең сорау өскә китте

Татарстанда 4 августтан бирле «Мобиль иҗтимагый кабул итү» пунктлары эшләп килә. Әлеге проект буенча «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары 7 мобиль автобуста республика районнарына чыга, халык белән очраша. Мобиль пунктларның берсе нәкъ менә торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар буенча эшли. Күптән түгел мобиль пунктлар Казан урамнарында кабул итте. Нәрсә генә борчымый халыкны:...

Татарстанда 4 августтан бирле «Мобиль иҗтимагый кабул итү» пунктлары эшләп килә. Әлеге проект буенча «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары 7 мобиль автобуста республика районнарына чыга, халык белән очраша. Мобиль пунктларның берсе нәкъ менә торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар буенча эшли. Күптән түгел мобиль пунктлар Казан урамнарында кабул итте. Нәрсә генә борчымый халыкны: балалар мәйданчыклары җитмәү, урамнарга фонарьләр кую, идарәче компания­ләрдән ризасызлык...

Ирина Ганеева, мәсәлән, ишегалдында чүп түгү урыннары булмаудан зарлана.
- Барлык контейнерлар да җимерек. Сасы ис, чебен, тычканнар үрчеп ята. Ни өчен ул чүп түгү савытлары ябылмый икән? - дип аптырый ул.

«Единая Россия» фракциясе әгъзасы, агитатор Антон Симонов әйтүенчә, халыктан җыелган гозерләрне туплап, район хакимиятенә юллыйлар.
- Әгәр сорау идарәче компанияләр эшчәнлегенә кагылышлы икән, бу оешмага махсус хат юллыйбыз. Республикадагы законнар үтәлешенә кагылышлы, федераль дәрәҗәдәге гозерләр «Татарстан командасы»на җибәрелә, - ди Антон Симонов.

Һәр мобиль кабул итү пункты көн саен икешәр мәйданда кырыклап гозер кабул итә.
«Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары инде 230лап урында булырга өлгергән. Иң мөһим дип табылган ике мең гозер Дәүләт Думасына тапшырылган. Халыкны борчыган төп проблемалар - торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә, ишегалларын төзекләндерү, мәктәпләр, балалар бакчалары төзүгә кагыла. Әлеге тәкъдим, фикерләр Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланачак депутатларның эш планына кертеләчәк. Мобиль кабул итү пунктлары 16 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading