16+

Ике очколы система хикмәте

Континенталь Хоккей лигасының узган турында «Ак Барс» – «Себер»не, «Нефтехимик» «Куньлунь»ны җиңеп, һәркайсы икешәр очко алуга иреште.

Континенталь Хоккей лигасының узган турында «Ак Барс» – «Себер»не, «Нефтехимик» «Куньлунь»ны җиңеп, һәркайсы икешәр очко алуга иреште.

Башка еллардан аермалы буларак, быел КХЛда очколар санау системасы үзгәрде – хәзер һәр җиңү өчен ике генә очко бирелә (моңарчы ул өч иде). Исәп тигез булганда, өстәмә вакытта яки буллитлар белән җиңгәндә элеккеге кебек, җиңүчегә – ике, җиңелүчегә бер очко бирелә. Әлеге система НХЛда да эшләп килә, әмма алар аңардан баш тартырга җыена. Европа өч очколы системага күчте һәм аны үзгәртергә җыенмый. Белгечләр ике очколы системаның җитешсез яклары күп дип исәпли. Кайберәүләр моны килешүле уеннар уздыру өчен кулай дип дәлилли. Әйтик, ике очконы җиңүче теләсә ничек җиңгәндә дә ала, шул ук вакытта җиңелүчегә дә бер очко эләгә. Ә элек төп вакытта җиңсә, өч очко бирелә иде. Шунлыктан, барыбер ике очко алып булган очракта, хәзерге система бөтенләй үк дөрес түгел, чөнки килешеп, көндәшкә дә бер очко бүләк итеп була. Икенче кимчелек – командаларның осталыгы төрле дәрәҗәдә булуы очколарны киметкәндә бик сизелмәячәк. Әмма бу гына көчсез командаларга уен осталыгын өстәми. Ә бу исә күпвакыт команданың ни дәрәҗәдә бай булу-булмавына бәйле.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading