16+

Ике яшьлек улын тотып, фатирыннан җиргә ташланган...

Әлеге хатын-кыз, иренең кыйнавына зарланып, полиция хезмәткәрләренә шалтыраткан икән.

Әлеге хатын-кыз, иренең кыйнавына зарланып, полиция хезмәткәрләренә шалтыраткан икән.

Екатеринбург шәһәрендә 30 яшьлек хатын, ике яшьлек малаен кулларына тотып, өченче каттагы фатирындагы балконнан җиргә сикергән. Хатынның умыртка баганасы сынса, улының башы яраланган.

Әлеге хатын-кыз, иренең кыйнавына зарланып, полиция хезмәткәрләренә шалтыраткан икән. Өйләренә килгән полиция лейтенанты хатынны сәер хәлдә, адекват булмаган хәлдә күрә. Аралашып алганнан соң, ул психиатрлар бригадасын чакырырга карар кыла. Шуннан соң хатын үз бүлмәсенә кереп бикләнә һәм улы белән белән бергә җиргә сикерергә карар кыла. Ишекне ватып кергән хокук саклаучы никадәр генә тырышса да, хатынны тотып калырга өлгерми, дип яза "Комсомольская правда".

Җиргә килеп төшкән хатынны умыртка баганасы сынган килеш хастаханәгә китерәләр. Баласы да хастаханәдә, башы яраланган. Ә полиция хезмәткәренең пыялаларга кулы киселеп беткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Атарга иде шундый мужикларны

    Мөһим

    loading