16+

IKEA товарларын сатуның соңгы көне билгеле

Россия базарыннан китү алдыннан IKEA товарларын онлайн-сату төгәлләнә.

Россия базарыннан китү алдыннан IKEA товарларын онлайн-сату төгәлләнә.

Компания сайтында заказны 15 августта 20.00 сәгатькә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин.

«IKEA кибетләре ябык калачак һәм заказларны гына бирәчәк, шулай ук товарларны кайтару һәм алмаштыру хезмәте күрсәтәчәк», диелә сайтта.

Сатулар тәмамланганчыга кадәр рәсмиләштерелгән барлык сатып алулар август-сентябрьдә, заказ вакытында килешенгән вакытта китереләчәк, дип ышандырдылар компаниядә.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading