16+

Икенче мультиплекс программаларында «тәмле» тапшырулар барлыкка киләчәк

Цифрлы телевидениенең икенче мультиплексы эшли башлагач, тамашачылар кулинария шедеврларын үзләренең аш бүлмәләрендә үк «иҗат итә» ала. Пакет составына «Рен ТВ», «Спас», СТС, «Домашний», «ТВ-3»,«Пятница», «Звезда», «МИР», ТНТ һәм «Муз ТВ» телеканаллары кертелгән. Аларның һәркайсында диярлек «тәмле» тапшырулар бар.

Цифрлы телевидениенең икенче мультиплексы эшли башлагач, тамашачылар кулинария шедеврларын үзләренең аш бүлмәләрендә үк «иҗат итә» ала. Пакет составына «Рен ТВ», «Спас», СТС, «Домашний», «ТВ-3»,«Пятница», «Звезда», «МИР», ТНТ һәм «Муз ТВ» телеканаллары кертелгән. Аларның һәркайсында диярлек «тәмле» тапшырулар бар.

«Рен ТВ» каналының «Званый ужин» проектында төрле яшьтәге, кызыксыну даирәләре төрле булган һәм төрле һөнәр ияләре катнаша. Бер атна дәвамында алар, үзләренең аш-суга осталыкларын күрсәтү белән бергә,кунакларның күңелен дә күтәрә.

СТС каналындагы «Просто кухня» программасында шеф-повар Александр Белькович иң яхшы рецептлар белән таныштыра. Әгәр гадәти һәм өйдә әзерләнгән ризыкны тансыкласагыз, «Домашний» каналында Лара Кацова алып бара торган «Домашняя кухня» программасын карарга мөмкин. «Спас» каналы табигый, гади һәм чиста продуктларга өстенлек бирүчеләр өчен «Монастырская кухня» тапшыруын тәкъдим итә. «МИР» каналында Александр Журкин өйдә ресторандагы кебек әзерләргә өйрәтә һәм ризыкларның чынбарлыктагы бәяләрен ачып бирә.

«Пятница» каналы исә «Адская кухня» тапшыруын карарга чакыра. Тамашада катнашучы 18 кеше өчен әлеге проект чын мәгънәсендә кулинария университеты, ә шеф-повар Константин Ивлев – укытучы, остаз һәм хөкемдар. Әгәр сәяхәтләр һәм төрле илләрнең милли ризыкларын берләштерсәң, «Еда, я люблю тебя» дигән программа барлыкка киләчәк. Өч герой дөнья буйлап гастрономик сәяхәткә чыгып китә һәм җаны теләгән бөтен нәрсәне (фудтраклардагы урамда әзерләнгән ризыклардан алып Мишлен рестораннарындагы молекуляр кухняга кадәр) татып карый.

Әлеге һәм башка тамашаларны цифрлы эфир телевидениесен тоташтырган очракта гына карарга мөмкин. Цифрлы сигналны кабул итү өчен DVB-T2 стандартына көйләнгән телевизор кирәк. 2013 елдан сатуга чыккан барлык телевизорларда да әлеге стандарт бар.Телевизорга кабель ярдәмендә дециметрлы антенна тоташтырырга һәм менюда каналларны автомат рәвештә табарга гына кирәк.
2013 елга кадәр эшләнгән һәм DVB-T2 стандартына көйләнмәгән «иске» телевизорларга, антеннадан тыш, цифрлы приставка да таләп ителә.

Тулырак мәгълүматны тәүлек әйләнәсе эшли торган 8 (800) 220-20-02 телефоны аша алырга мөмкин.

16+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading