16+

Икона музее ачылды

Казанда кичә Сергей Радонежский христиан гыйбадәтханәсе, төзекләндерүдән соң, кабат эшли башлады.

Казанда кичә Сергей Радонежский христиан гыйбадәтханәсе, төзекләндерүдән соң, кабат эшли башлады.

Япеев урамындагы әлеге бина заманында шәһәрнең статистика буенча комитеты сыйфатында да, картлар йорты буларак та файдаланылган. Дини эчтәлектәге биналарны дин оешмаларына кире кайтару турында 2012 елда кабул ителгән законнан соң, ул Казан епархиясенә тапшырылган. Мәдәни мирас саналган гыйбадәтханәне төзекләндерүгә кирәк кадәр акчаның өчтән бер өлешен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан бинаны кабаттан сафландырды. Сергей Радонежский гыйбадәтханәсенең (Япеев урамы,2) җир асты өлешендә “Казанская икона Божией Матери” музее ачылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading