16+

Ил эчендәге авиаочышларның саны 7%ка арткан

Россия Президенты Владимир Путин илнең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты, дип яза kremlin.ru.

Россия Президенты Владимир Путин илнең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты, дип яза kremlin.ru.

Министр Президентны транспорт комплексының узган елгы эше белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Мисыр, Төркия, Украина белән бәйле рәвештә халыкара очышлар кимесә дә, ил эчендәге авиаочышларның саны җиде процентка арткан. Яңа аэропортлар, инфраструктуралар да ачылып тора. Төмән, Түбән Новгород, Волгоградта яңа аэропортлар ачылган. Мурманск, Ерак Көнчыгышта диңгез вокзаллары төзелгән. Төп игътибар, әлбәттә, Кырымга юнәлтелгән, диде Максим Соколов. Кырым күпере экваторга җиткән, анда эшләр график буенча бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading