16+

Илдар Хәкимов ни өчен Гүзәл Уразованың җанын ашый?

Ике көнгә Антальяга барып кайткан иде, чәчәкләр дә килә башлады...

Илдар Хәкимов ни өчен Гүзәл Уразованың җанын ашый?

Ике көнгә Антальяга барып кайткан иде, чәчәкләр дә килә башлады...

Гүзәл Уразовага бер бәйләм ак розалар җибәргәннәр. Илдар Хәкимовны исә хатынына бу чәчәкләрне кем бүләк итүе бик кызыксындырган. «Кемнең чәчәге бу? Исеме дә, җисеме дә юк», — ди ул Гүзәлгә. Гүзәл аптырашта.

«Ике көнгә Антальяга барып кайткан иде, чәчәкләр дә килә башлады», — ди аңа ире. Гүзәл Уразова, чәчәкләр җибәрүчене табарга ярдәм итүләрен сорап, инстачыларга мөрәҗәгать иткән. «Кем җибәрде бу чәчәкне, тизрәк языгыз әле, Илдар җанны ашый», — дигән ул.

Иң беренче булып Әнвәр Нургалиев: «Мин», - дип комментарий калдырган. «Алдама инде, Әнвәр», — дигән аңа Гүзәл. «О, башлана икән Санта-Барбара», — дигән инстачылар. «Гүзәлгә чәчәкләрне Әнвәр Нургалиев Төркиядән җибәргән. Төркия чәчәкләре бу», — дип тә язганнар, Әнвәр Нургалиевның Төркиядә ял итүен искә алып.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading