16+

Илфак Хафизов: "Куштанлык темасы бүген дә актуаль"

Март аенда К.Тинчурин театрында күренекле галим, халык язучысы, драматург Нәкый Исәнбәтнең “Портфель” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Аферист” комедиясе премьерасы булачак.

Март аенда К.Тинчурин театрында күренекле галим, халык язучысы, драматург Нәкый Исәнбәтнең “Портфель” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Аферист” комедиясе премьерасы булачак.

“Портфель” комедиясе 1929 елда сәхнә әдәбияты жанрында иҗат ителә. Н.Исәнбәтнең тапкыр сүз, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге сатирик комедиясендә НЭП чорында җанланып киткән спекулянтлар, яңа заман түрәләре һәм алар белән эш итүче шәхесләр рәхимсез көлү объекты итеп алына, чорның кимчелекле күренешләре кискен сатира ярдәмендә фаш ителә.

Спектакльнең инсценировка авторы - Илфак Хафизов. “Әсәр 1929 елда язылган булса да, анда күтәрелгән куштанлык, ришвәтчелек темалары бүген дә актуаль. Нәкый Исәнбәтнең бу әсәре 80 битлек, әмма яртысын кыскартырга туры килде. Спектакльнең уртача бит саны, күп дигәндә – 40 бит. Вакыйгалар шул килеш калды, монологларны кыскарттык. Спектакль үзе җиңел бара”, - ди Илфак Хафизов.

“Спектакльгә “Аферист” исеме үзеннән-үзе барлыкка килде, чөнки темасы шул хакта. Бу исем сатирик комедия жанрына да туры килә. “Портфель” исемен куйсак, төп образ портфель булса да, спектакльнең асылы аңлашылмас иде. Г.Камал театры кебек “Портфельле кияү” дип атасак, бездә кияү сүзе кергән спектакльләр болай да бар – “Кияү урлау”, “Кияүләр”. “Аферист” исеме әсәрнең эчтәлеген дә ача, заманча да яңгырый”, - ди режиссер Илнур Гарифуллин.

Спектакльнең рәссамы Алиса Гулканян, композиторы Камил Гатауллин, хореографы Марат Казыйханов, ут кую буенча рәссам Илдар Шакиров. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Рөстәм Гайзуллин, талантлы артистлар Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллин, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина катнаша.

Спектакльнең премьерасы 15 һәм 25 март көннәрендә К.Тинчурин театры сәхнәсендә булачак. Яшь чикләве 12+. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading