16+

Җиләк-җимеш агачларының кайсы сортларын утыртырга?

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бакчачылар өчен җимеш агачлары утырту буенча махсус киңәшләр әзерләгән.

Җиләк-җимеш агачларының кайсы сортларын утыртырга?

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бакчачылар өчен җимеш агачлары утырту буенча махсус киңәшләр әзерләгән.

 

 

Татарстан шартларында утырту өчен районлаштырылган алмагач сортлары үсентеләрен кулланырга тәкъдим итә белгечләр, болар: Грушовка московская, Июльское Черненко, Солнцедар, Волжская красавица, Теньковская, Осеннее полосатое, Жигулевское, Анис алый, Ренет татарский, Антоновка обыкновенная, Анис полосатый, Башкирский красавец.

Чокырларны 80-100 см диаметрда һәм 60-80 см тирәнлектә казыгыз. Язгы утырту өчен чокырларны көздән әзерләп калдырырга кирәк. Утыртканда үсентенең тамыр муентыгы җир өстеннән 5-6 см булырга тиеш. Утырткач, 2-3 чиләк су салырга кирәк. Су җиргә сеңеп беткәч, аның төбенә торф, черегән тирес, коры туфрак, үлән, салам (5-10 см) салырга киңәш кителә, бу дымны яхшы саклый.

Чия агачының түбәндәге сортларына өстенлек бирегез: Краса Татарии, Заря Татарии, Шакировская, Труженица Татарии, Память Сахарова, Севастьяновская, Обильная. Үсентеләрне калкурак урынның урта һәм югары өлешендә төньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш ягында утырталар. Чияне бик тирән казып утыртсаң, ул начар үсә.

Слива сортлары: Сверхранняя, Синеокая, Ренклод теньковский, Волжанка, Память Хасанова, Казанская, Ракитовая, Теньковская голубка. Аларны кыш көне кар күбрәк җыела һәм җәен дым саклана торган, салкын һәм көчле җилләрдән ышыграк урыннарда араларын 3-5 метр ара калдырып утырталар.

Алмагач, чия һәм слива – серкәләнә торган агачлар, аларны күбрәк бал кортлары серкәләндерә. Шуңа күрә участокта мул уңыш алу өчен бер-берсен серкәләндерә торган берничә (кимендә 2-3) сорт утыртырга кирәк.

 

Агачларның төпләрен йомшартып, чүпләрдән арындырып торыгыз Утырткач, беренче өч елда гербицидлар кулланмыйлар. Төпләрен язын һәм көзен йомшарталар. Туфракка яз көне 20 г – карбамид, көзен 1-2 кг органик ашлама, 30 г суперфосфат, 15 г калий сульфаты кертергә кирәк. Суны агачның  агачның тирәсенә сибегез.

Шушы берничә гади шартларны үтәгәндә, һәркем үз бакчасында чиста һәм мул уңыш алырга мөмкин!

«Зарянка Татарстана» сортының алмаларын кышкы саклауга калдырырга була, аны март аена кадәр саклап була.

Фото: pixabay.com

«Камский» сорты – кышка чыдам, кырчанга (паршага), алма кортына, яфрак көясенә аз бирешә, корылыкка, эссегә чыдамлыгы уртача.

«Чудное» сорты – карлик агач. Аның биеклеге – 1,5 метрга кадәр. Бер гаиләне җәйге алма белән туендыру өчен бакчада шундый бер алмагач җитә.

«Ренет татарский» сорты – алмалары уртача зурлыкта. Кышка чыдам сорт, кырчынга (паршага) аз бирешә, биеклеге – уртача.

                                                          (Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading