16+

Илназ Сафиуллин мактаулы исемгә лаек булды!

Татар эстрадасы җырчысы Илназ Сафиуллин мактаулы исемгә лаек булды.

Илназ Сафиуллин мактаулы исемгә лаек булды!

Татар эстрадасы җырчысы Илназ Сафиуллин мактаулы исемгә лаек булды.

Бу хакта аның остазы, Татарстанның халык артисты Винера Ганиева хәбәр итте.

“Бүген күп кенә эшләр эшләнде. Сөенечле хәбәр дә килде. Укучым Илназ Сафиуллинга Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирү турындагы карарга президентыбыз кул куйган. Бу бик зур бәхет”, - дип язган Винера Ганиева.

“Әле дә ышанып бетеп булмый. Мине яратып тыңлаучыларга бик зур рәхмәт. Нәрсәдер әйтергә иртәрәктер. Әле карары гына чыккан, фикерләрем белән соңрак, исемне тапшыргач уртаклашырмын”, - диде Илназ.

Илназны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading