16+

Илсур Метшин: «Санкцияләргә карамастан, предприятиеләр эшли»

Татарстан башкаласында быелның тугыз аенда сәнәгать җитештерүе күләмнәре 5,2 процентка арткан, ягъни, 237,7 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.

Илсур Метшин: «Санкцияләргә карамастан, предприятиеләр эшли»

Татарстан башкаласында быелның тугыз аенда сәнәгать җитештерүе күләмнәре 5,2 процентка арткан, ягъни, 237,7 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.

- Казандагы эре һәм кече предприятиеләрдә җитештерү күләмнәренең кимүгә баруы туктады, - дип сөендерде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Машиналар һәм җиһазлар, целлюлоза-кәгазь, күн һәм күн эшләнмәләр җитештерүдә, полиграфия эшчәнлегендә аеруча үсешкә ирешелгән. Химия тармагында, резина һәм пластмасс эшләнмәләр, оптика һәм электр җиһазлары ясап чыгаруда, шулай ук азык-төлек җитештерүдә үсеш дәвам итә. "Казан компрессор машиналары", "Казан оптика-механика заводы", "Казан төгәл машиналар заводы", "Спартак" аяк киемнәре фабрикасы", "Татспиртпром", "Нәфис Косметикс", "Татхимфармпрепараты" акционарлык җәмгыятьләре - әйдаманнар. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, җитештерелгән продукция күләмнәре транспорт чаралары һәм җиһазлары, текстиль һәм тегү, металл булмаган минераль продуктлар җитештерү тармакларында беркадәр кимрәк.

Казанга быелның гыйнвар-сентябрь айларында 100,4 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Ел башыннан 7 мең 176 фатир, 314 шәхси йорт файдалануга тапшырылган. Төзелеш күләмнәре буенча без Екатеринбург һәм Уфа шәһәрләреннән соң өченче урында. Ваклап сату челтәрендә 333,9 миллиард сумлык товар сатылган. Бу күрсәткечтә Казан Екатеринбургтан гына калыша.

- Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре саны 63,2 меңгә җитте. Хәзер кече предприятиеләрдә 185,6 мең кеше хезмәт куя, алардан 960,6 миллион сум салым түләүләре керде,-диде Иван Кузнецов.

Башкалада быелның 1 октябренә 4380 кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Шул ук вакытта Казанда һәр эшсезгә өч ваканция туры килә. Быелның алты аенда Казанда, кече эшкуарлыкны да исәпкә алып, уртача айлык хезмәт хакы 31 мең 854,3 сумны тәшкил итә. Сәнәгатьтә гыйнвар-сентябрь айларында уртача хезмәт хакы тугыз процентка артып, 36 мең 135,6 сум булган.

Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә йомгак ясап, икътисади хәлнең тотрыклы булуын әйтте.
- Санкцияләргә карамастан, предприятиеләр эшли, - диде шәһәр башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading