16+

Илсөя Бәдретдинова: “Гулять итсә – минеке белән гулять итми!”

Җырчы инстаграм сәхифәсендә язылучылары алданда ант биргән.

Җырчы инстаграм сәхифәсендә язылучылары алданда ант биргән.

“Ант итәм! Мин – Бәдертдинова Илсөя Ядъкәр кызы, тантаналы рәвештә ант итәм!
1. Картайгач, кеше аккаунтына кереп, мең хата белән җыен херня язып утырмаска!
2. Кешенең акчасын санамаска!
3. Кешенең шәхси тормышына кысылмаска!
4. Яшь артистларны чукымаска!
5. Бөтен җырдан да моң эзләмәскә!
6. Аллаһы Тәгәләдән үземә адекват картлык, балаларыма, оныкларыма сәләмәтлек сорап, үземнең дә бөтенләй үк әүлия түгеллегемне исемә төшереп, шыпырт кына утырырга!
7. Яулык, түбәтәй киеп, мәчет янында фотога төшеп кенә, дөньядагы иң изге кеше булып булмаганны яхшы аңларга!
8. Керфек, ирен һәм башка әгъзаларын үстергәннәргә сүз дәшмәскә!
9. “Эчсә – минекен эчми! Гулять итсә – минеке белән гулять итми!”не ешрак кабатларга!
Ант итәм!!!
Ант итәм!!!
Ант итәм!!!” дип язган ул.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading