16+

Илья көне җитте, су коеныр вакыт үтте

Борынгылар, август аенда суда коенырга ярамый, дигәннәр. Имеш, су чәчәк ата, яшелләнә. Бу русларның Илья көне белән дә бәйле.

Борынгылар, август аенда суда коенырга ярамый, дигәннәр. Имеш, су чәчәк ата, яшелләнә. Бу русларның Илья көне белән дә бәйле.

Халык әйтемнәре буенча, нәкъ менә 2 августта билгеләп үтелә торган Илья көненнән соң төннәр озыная, су салкыная, елгага, күлләргә кермәвең хәерле. Ә сез су коенырга өлгердегезме?

Роза Алимова, Татарстан медицина профилактикасы үзәгендә гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәүне пропагандалау бүлеге табибы:

– Август аенда су коенырга ярамый дигәннәре балачактан үк күңелгә сеңеп калган. Шуңа да ниндидер психологик курку бар. Җитмәсә, быел суга батучылар бик күп булды. Куркынычсызлык чараларына зуррак игътибар бирелсен иде. Роспотребнадзор тарафыннан рөхсәт ителгән комлыклар бездә җитәрлек булса да, менә инде 15 еллап республикабыз елгаларында коенганым юк. Бакчадагы кабартылган резин бассейндагы суны күпкә чистарак, ышанычлырак дип саныйм.

Айсылу Лерон, радиода алып баручы:

– Өч бала белән Лаешка быел яңа ачылган «Кама диңгезе»нә бардык. Анда барысы да уңайлы эшләнгән, ятып тору урыннары бар, бәдрәфләр эшли, ашау өстәлләре дә куелган. Бер проблема – машина кую урыннары җитәрлек түгел. Чарасызлыктан, кеше транспортын авыл урамнарына тезә. Лаешта яшәүчеләрнең «диңгез»ләре үзләрендә булса да, җәй көне машиналар күплегенә көнләшерлек түгел. Кама суы җылылыгы, чисталыгы ягыннан да диңгездән калыша анысы. Балалар белән Казаннан ерак түгел җылытылган бассейнга да йөрибез.

Альберт Каюмов, шофер:

– Без гаиләбез белән Идел буенда ял иттек. Өч балам суда рәхәтләнделәр. Диңгез эзләп чит илләргә барасы юк хәзер, үзебездә дә ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Хәтта су астындагы матурлык белән дә хозурландым әле. Су астында йөзү өчен махсус күзлек, ластылар сатып алдым. Бездә хәтта кыш көне дә су коенып була бит. Зәңгәр күлдә кышын да, җәй көне дә бер температура саклана. Мондый байлык башка беркайда да юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading