16+

Җимерелгән цех астыннан алты кешене тартып чыгарганнар. Берсе вафат булган

Гадәттән тыш хәл узган төндә Норильсктагы фабрика территориясендә булган.

Гадәттән тыш хәл узган төндә Норильсктагы фабрика территориясендә булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ваклату цехы галереясе җимерелгән. Өемнәр астыннан алты кешене чыгарып, хастаханәгә салганнар. Зыян күрүчеләрнең берсе үлгән. Каза буенча РФ Җинаять кодексының 216 маддәсенең 3 өлеше буенча "Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән тау эшләрен алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу" буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының төбәк идарәсе.
 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading