16+

Имгәнгән кеше үзе гаепле

Бу ел Татарстанда травматизмны кисәтү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә елга йомгак ясадылар, халыкның имгәнүенә китергән сәбәпләрне атадылар.

Бу ел Татарстанда травматизмны кисәтү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә елга йомгак ясадылар, халыкның имгәнүенә китергән сәбәпләрне атадылар.

Кешеләрнең күбесе юл һәлакәтендә имгәнә. Мондый очракларда зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен, республика трассаларында 21 травма үзәге эшли. Бу учреждениеләргә авыр хәлдәге кешеләрне 20 минут эчендә вертолетларда китереп җиткерәләр.

Күпләр, бозлавыклар вакытында имгәнүчеләр саны арта, дип саный. Әмма Татарстанның баш травматологы Сергей Кривошапко моның белән килешми. Бозлавык вакытында сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны, гадәттә, 15-20 процентка арта, әмма бозда имгәнү нәтиҗәләре наркоманның йә исерек кешенең машина йөртүе аркасында килеп чыккан һәлакәттән дә куркынычрак түгел.

– 80-90 процент очракта, имгәнүләргә кеше үзе гаепле, травма күбрәк өй шартларында барлыкка килә. Әйтик, тәрәзә челтәрен рәтләргә дип берәү урындык өстенә урындык куеп биеккә үрелә, икенчесе, ачкычын онытып калдыргач, күршесенең балконы аша өенә керергә маташа.

Кыскасы, халыкның үзаңын үзгәртергә кирәк. Шунысы да бар: авыру «картая» бара. Моннан 30 еллар элек 70 яшьтән узганнар арасында имгәнүләр сирәк очрый иде, хәзер төп пациентларыбыз – 80нән узган, 90га якынлашып килүче карт-карчык. Күбесе бот сөяге сынып мөрәҗәгать итә. Бу – гомер озынлыгы арту, картайган саен, авыруларның ешрак күзәтелүе белән дә бәйле, – ди Сергей Кривошапко.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading