16+

Имтихан түләүле түгел, ышанмагыз!

Социаль челтәрдә БДИның сынау этаплары түләүле икән дигән хәбәрләр таралды.

Социаль челтәрдә БДИның сынау этаплары түләүле икән дигән хәбәрләр таралды.

БДИның сынау этаплары, бердәм дәүләт имтиханы кебек үк, бушлай үткәрелә. «Мәгариф турында»гы закон нигезендә, укучылардан дәүләт йомгаклау аттестациясен узган өчен түләү алу рөхсәт ителми, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

«Мәктәпне тәмамлаучыларның әти-әниләре ни өчен аларның балаларын мәҗбүри рәвештә акча тапшырып БДИ узарга мәҗбүр итәләр, дип сорый. Бер имтихан 350 сум тора, ә бөтен чыгарылыш сыйныф укучыларына да өч сынау сынау узарга тәкъдим ителә», — диелгән социаль челтәрләрдә таралган хәбәрдә.

Ата-аналар язган мәгълүмат түләүле тестларга карый, дип аныкладылар министрлыкта. Шулай ук барлык тренировка тестларының да ирекле характерда булуын, аларда катнашу турындагы карарны ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре кабул итә дип өстәде.

Моннан тыш, ведомствода түләүле белем бирү хезмәтләренә юлыкканда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading