16+

«ИнноКам» илебез икътисадын үстерү җәһәтеннән «башлангыч нокта» булачак

Кичә "Гайдар форумы - 2016" кысаларында панель дискуссияләрнең берсендә Татарстан Республикасы территориясендә «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру проекты тәкъдим ителде.

Кичә "Гайдар форумы - 2016" кысаларында панель дискуссияләрнең берсендә Татарстан Республикасы территориясендә «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру проекты тәкъдим ителде.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чараны Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау алып барды. Панель дискуссия барышында шулай ук Стратегия-2030 күзлегеннән Татарстан Республикасының социаль-икътисади сәясәтен гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алыштылар: илебез икътисадын үстерү җәһәтеннән «башлангыч нокта» буларак Кама агломерациясен үстерү; Татарстан Республикасы Кама агломерациясен үстерү мисалында транспорт инфраструктурасын үстерү стратегиясе: заманча акцентлары һәм өстенлекләре; чимал алу мөмкинлеге һәм Идел буе һәм Көнбатыш Себер нефть-газ комплексының конкуренциягә сәләтен саклап калу: җиңел углеводородларының киң фракциясен транспортлау өчен «Ямал-Идел буе» инвестицион проектны үстерү перспективалары да каралды.

Панель дискуссиядә катнашучыларга хәбәр ителгәнчә, «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру проекты концепциясе Татарстан Республикасы һәм Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән бергәләп эшләнгән. Кама агломерациясе - Татарстан Республикасында Казан һәм Әлмәт икътисадый зоналары белән беррәттән, эчке киңлекләрне үстерүнең төп икътисадый зонасы ул. Кама агломерациясе - бу 1 млн. кеше, ягни Татарстан Республикасы халкының 26 проценты, 26 проценттан артык җыелма төбәк продукт, 43 процент сәнәгать һәм 17 процент авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә, Татарстан Республикасы инвестицияләренең 40 проценттан артыгы, монда 54 процент Россия полимерлары, 42 процент синтетик каучуклары, һәр икенче Россия йөк автомобиле, һәр өченче шина җитештерелә.

«ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясенең максаты - Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать һәм югары технологияле кластерларны үстерү һәм Кама аломерациясенең тотрыклы структура барлыкка китерүче транспорт каркасын формалаштыру исәбенә илдә алдынгы инновацион-җитештерү үзәге булдыру, тупланган сәнәгать һәм технологик потенциалны кешеләрнең югары тормыш дәрәҗәсенә трансформацияләү. Панель дискуссиядә катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, тармак федераль министрлыкларына Татарстанның шушы инициативасын хуплаган өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, «ИнноКам» проектын гамәлгә ашыру гамәлдәге инфраструктур чикләүләрне бетерергә, икътисад үсеше өчен мәйдан булдырырга ярдәм итәчәк. «ИнноКам» илебез икътисадын үстерү җәһәтеннән «башлангыч нокта» булачак, яңа җитештерүләр, яңа эш урыннары булдырырга этәрәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген илебез территориясендә акча эшләү һәм өстәлгән бәя булдыру өчен шундый «үсеш ноктасын» булдыру мөһим». Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading