16+

Иннополиста 16 йорт төзелә

Март аенда Иннополиста аренда торак йортларының беренче чираты төзелеше тәмамланган. Биредә 840 фатирга исәпләнелгән 16 аренда йорты сафка басачак. Төзелешләрнең заказчы-инвесторы -Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды. - Иннополиста торак төзелешендә Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы бетон, кирпеч, гипс кулланыла. Пыяла - "Алабуга" үзгә икътисади зонасында эшләүче Төркия фирмасыннан, - диде...

Март аенда Иннополиста аренда торак йортларының беренче чираты төзелеше тәмамланган. Биредә 840 фатирга исәпләнелгән 16 аренда йорты сафка басачак. Төзелешләрнең заказчы-инвесторы -Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды.

- Иннополиста торак төзелешендә Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы бетон, кирпеч, гипс кулланыла. Пыяла - "Алабуга" үзгә икътисади зонасында эшләүче Төркия фирмасыннан, - диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык минстры урынбасары Юрий Аляшев "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә. - Аренда торак йортлары җир асты "автомәйданчыгы" белән төзелә. Беренче катта - коммерция максатларындагы торак булмаган мәйданнар. Йортлар электрон ачкычлар, үзәкләштерелгән кондиционер ягъни һава алмаштыру челтәре, фатирлардагы һәм гомумйорт хисаплагычларындагы күрсәткечләрне автомат рәвештә ерак арадан хисаплау аппаратлары белән җиһазландырылган. Фатирларга йорт җиһазлары куелган.

Иннополиста аренда торагына ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, Татарстан хөкүмәте узган елның октябрендә аренда торак йортларының икенче чираты төзелешен башлау турында карар чыгарган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган проект буенча Иннополиста ел ахырына кадәр тугыз катлы 6 йорт җиткезеләчәк. Аларның беренче катларын автомәйданчыклар тәшкил итә.

Иннополиста коммерция тәртибендәге торак йортлар төзелеше планнары да уйланыла. Шәһәр инженерлык челтәрләре, транспорт, балалар бакчалары, IT-лицей, спорт һәм медицина үзәкләре белән тәэмин ителгән. Иннополис федераль университеты, студентларның торак кампуслары, А.С. Попов исемендәге административ эшлекле үзәк уңышлы эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading