16+

Инвалид ятимнәргә балалар йортында 23 яшькә кадәр калырга рөхсәт итәргә җыеналар

Бер төркем министрлыклар вице-премьер Ольга Голодец кушуынча, инвалидларга балалар йортында 23 яшькә кадәр яшәргә мөмкинлек бирүче тәкъдимнәр әзерләүгә керешкән. Бу хакта Татар-информ "Известия"гә сылтама белән яза.

Бер төркем министрлыклар вице-премьер Ольга Голодец кушуынча, инвалидларга балалар йортында 23 яшькә кадәр яшәргә мөмкинлек бирүче тәкъдимнәр әзерләүгә керешкән. Бу хакта Татар-информ "Известия"гә сылтама белән яза.


"Вице-премьер Ольга Голодец Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына авыр формадагы күпсанлы тайпылышлар булган ятим балаларга интернат балалар йортында 23 яшькә кадәр калырга мөмкинлек бирүче тәкъдимнәр әзерләүгә керешкән", - дип яза газета.

Басма билгеләп узганча, бүгенге кагыйдәләр буенча авыр инвалидлыкка ия ятим балалар интернатларда 18 яшькә кадәр яши, шуннан соң алар, әгәр дә балалыкка алынмаган булсалар, автомат рәвештә олылар учреждениеләре - психоневрологик интернатларга күчерелә.

Россия Хөкүмәте каршындагы Социаль өлкәдә попечительлек Советы әгъзасы Елена Клочко сүзләренчә, олылар учреждениеләренә күчү бик зур стресс, чыгарылучыларның бер өлеше ярты-бер ел эчендә үлә. Белгеч билгеләп үткәнчә, алар яңа шартларга яраклаша алмый. Бу җитди тайпылышлары булган балалар һәм аларга күзәтүчесез калуы авыр.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading