16+

Инвалидлар декадасы кысаларында кайбер гаиләләр 10 мең сум күләмендә түләү алачак

Казанда яшәүче аерым категория гражданнар инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Тиешле карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар.

Казанда яшәүче аерым категория гражданнар инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Тиешле карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар.

Түләүләрне ике һәм аннан күбрәк инвалид балалары булган гаиләләр, шул исәптән балачактан инвалид (30 яшькә кадәр) булган; әти-әнинең икесе дә инвалид, бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр ала алачак. Шулай ук бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр, шулай ук бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче, әти-әниләренең берсе инвалид булган тулы булмаган гаиләләр ярдәм алачак.

Түләүләрне район администрацияләре билгелиячәк. 

Исегезгә төшерәбез, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э авылда яшэуче инвалидлар нэрсэсе белэн аерыла,ник аларга каралмаган.24 ел бер ялгызым авырту бала тэрбиялим

    Мөһим

    loading