16+

Ипотекага фатир алучылар саны арта

Торак сату белән шөгыльләнгән фирмалар, риэлторлар күзәтүенчә, соңгы арада Татарстанда ипотекага фатир алучылар саны арта башлаган. Торак базарындагы мондый җанлануны кредит ставкаларының кимүенә бәйләп аңлаталар.

Торак сату белән шөгыльләнгән фирмалар, риэлторлар күзәтүенчә, соңгы арада Татарстанда ипотекага фатир алучылар саны арта башлаган. Торак базарындагы мондый җанлануны кредит ставкаларының кимүенә бәйләп аңлаталар.

Узган ел белән чагыштырганда, быел ипотекага фатир алучылар саны 36,4 процентка арткан. Бу өч тапкырга күбрәк дигән сүз. 2015 елда икенчел торак базарында ипотека буенча фатир алганда бирелә торган кредитның еллык процент ставкасы 14-15 процент тирәсе булган. Быел исә бу сан 12-13 процентка кадәр киметелгән. Шуңа да фатир алырга теләүчеләр саны арткан, дип саный экспертлар.

«Шәһри Казан» газетасының даими укучысы Алинә Ярмолина быел Казаннан бер бүләмле фатир сатып алды.
- Мин узган ел ук фатирлар карап йөрдем. Беренчел кертем өчен акчабыз җитеп бетми иде, без бюджетыбызны тулыландырган арада, кредит өчен еллык процент ставкалары кимегән. Кыскасы, безнең өчен торак алуны быелга калдыру хәерлегә булды, кайбер банклар отышлы ташламалар да тәкъдим итә, - ди газета укучыбыз.
Күчемсез милек алу - акчаны саклауның иң отышлы юлы, дип саный икътисадчылар. Республикада эшләп килгән социаль ипотека программасы буенча аерым төр категория кешеләр генә торак алырга хокуклы, ә фатирны тулы бәясе белән түләп алыр өчен һәркемнең дә акчасы юк. Шуңа да бүгенге икътисади тотрыксызлык шартларында фатирлы булуның иң җайлы, уңайлы ысулы ипотека булып кала бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading