16+

Ир-ат аерылу турында оныткан да, сөйгәненә янәдән тәкьдим ясаган

АКШның Юта штатында ир-ат баш мие җәрәхәте аркасында кызы белән аерылышуы турында оныткан. Аңа тәкъдим ясаган.

АКШның Юта штатында ир-ат баш мие җәрәхәте аркасында кызы белән аерылышуы турында оныткан. Аңа тәкъдим ясаган.

Митчелл белән Дженна 2020 елның февралендә аерылыша. Шуннан соң икенче көнне егет дуслары белән тауларга менгән. Дженна сүзләренчә, анда ул сальто ясарга тырышып караган, ләкин таеп егылган һәм башы белән ташка бәрелгән.

Ир-атны карагач, табиблар аңа өенә кайтырга рөхсәт иткәннәр. Шуннан соң Митчелл Дженнага шалтыраткан. Ир-ат аерылу турында оныткан. Ә Дженна егетнең имгәнүе турында белмәгән. Ни өчен аның белән шулай яхшы аралашуын аңламаган. Егет белән кыз гел элемтәдә торган. Дженна үзенең хата ясаганын аңлаган. 2020 елның мартында алар янәдән кушылганнар. Биш айдан соң ул егет тәкъдим ясаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading