16+

Ир-атларның игътибарын җәлеп итү өчен нинди күлмәк кияргә?

Ирләр күз салсын дисәгез, кызыл төскә акцент ясагыз.

Ирләр күз салсын дисәгез, кызыл төскә акцент ясагыз.

Мода белгече Александр Васильев «Модный приговор» тапшыруында ирләрне магнит кебек тәэсир итә торган күлмәк фасоны турында сөйләгән. Халат сымак кайтарылып куя торган күлмәк аерым шарм бирә. Декольтесы  V-образлы линияле булган күлмәк билне нечкәртә, фигураны да "төзәтә", җитешсезлекләрне күрсәтми. Бу фасонны модель Кристиан Диор XX гасырның 50 нче елларында уйлап тапкан.
"Модный приговор" тапшыруын алып баручы Эвелина Хромченко  ирләрнең игътибарын җәлеп итү ысулы дип кызыл төстәге киемне атады. "Ирләр күз салсын дисәгез, кызыл төскә акцент ясагыз. Бу киемгә генә түгел, макияжга да кагыла" дигән ул. Стилист үзе дә кызыл төстәге иннек сыларга ярата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading