16+

Җир йөзендәге иң өлкән кешегә ничә яшь?

Җир йөзендәге иң өлкән кешегә 116 яшь. Ул үз акылында, зиһенендә.

Җир йөзендәге иң өлкән кешегә 116 яшь. Ул үз акылында, зиһенендә.

Ина Канабарро Лукас Бразилиядә яши. Чынлыкта исә, бу Җир шарының берләнбер рекорды түгел икән. 124 яшьлек ханым барлыгы ачыкланган. Озак яшәвенең серен оптимист булуында дип фаразлыйлар. Быелның 1 гыйнварында туган көнен билгеләп үткән Цю Чайши Кытайда яши. Цин династиясе идарә иткән елларда, төгәлрәге 1901 елны дөньяга килгән ул. Аның оныгына инде 60 яшь тулган. Ә иң кечкенә оңыкчыгына исә 8 ай гына. 

Цю Чайши үзе озак яшәвенең серен гади генә аңлата — көнне дөрес билгели: көненә 3 мәртәбә  ашый, өстәл яныннан торгач җәяү йөреп кайта, шуңа да кәефе гел күтәренке. Бик өлкән булуыңа карамастан, ул кош-кортоарын үзе ашата, учакны үзе тергезә, ашарына да үзе пешерә, баскычлардан да үз көче белән җиңел менә.   
Р. S. Ләкин шунысы бар, Бразилиядә яшәүче өлкән кешенең яше төгәл ачыкланган, ә моныкы юк. Кем белә, бәлки әле ул тагын да өлкәнрәктер. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading