16+

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән

29 июльдә Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән.

29 июльдә Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән.

«29 июльдә приказ чыкты. Ирек Илдусович дүшәмбедән эшкә килмәде. Әлегә директор вазифаларын аның урынбасары башкара», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директорының кабул итү бүлмәсендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ирек Шәрипов эштән китүен яңа эш урынына күчү белән аңлата. Аның яңа эш урыны билгеле түгел.

Шәрипов Ирек Илдусович 1969 елның 15 ноябрендә Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетында журналист белгечлеге алган. Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading