16+

Ирек Шәрипов: “Уенга карап илнең холкын белеп була”

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Футбол буенча дөнья чемпионатына Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илдән килгән журналистларны республикадагы милли сәясәт белән таныштырды.

Ирек Шәрипов: “Уенга карап илнең холкын белеп була”

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Футбол буенча дөнья чемпионатына Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илдән килгән журналистларны республикадагы милли сәясәт белән таныштырды.

Аның сүзләренчә, халыкара сәясәт һәр дәүләт эшчәнлегендә төп мәсьәлә булып тора. 
– Гадәттә милли мәсьәләләр матбугат битләрендә йә чираттагы бәйрәм, йә криминал буларак кына күрсәтелә. Чынлыкта исә милләтара мөнәсәбәтләр белән без көн дәвамында очрашабыз. Татарстанда 173 төрле милләт халкы дус-тату яши, бездә 40 төрле халыкның үз милли берләшмәсе бар. Түбән Кама, Чаллы, Норлат, Лениногорск, Тәтештә Халыклар Дуслыгы йортлары эшләп килә. Тиздән Әлмәттә ачылачак. Республикада яшәүче һәркемгә милли сәясәт кагыла, – ди Ирек Шәрипов.


Халыклар дуслыгы йортының төп максаты 7-8 елдан соң Казанда әлеге йортка кереп карамаган бер генә кешене дә калдырмау. Моның өчен хәзер һәр VII сыйныф укучысы ел әйләнәсендә ике сәгатьлек “Дуслык дәресләре”ндә белем ала. Инде 8 меңгә якын мәктәп укучысы шул рәвешле толерантлык дәресе алган. Ул әле Россия күләмендә балалар өчен иң яхшы проект буларак билгеләнгән.


Дөнья чемпионаты чит илләргә Казан, Татарстанны таныту өчен зур мөмкинлек, дигән фикердә Татарстан Дәүләт Думасы депутаты. 
– Нинди дә булса зур вакыйга бара икән, Халыклар дуслыгы йорты чит ил кунакларын җәлеп итүче мәйдан булып тора. Кешеләр безне үзләре эзләп килә. Күптән түгел көтмәгәндә ишек төбендә утыручы сакчыбыз “Колумбиядән кунаклар килде” дип шалтырата. Без әлбәттә аларны татарларга хас кунакчыллык белән каршы алдык. Ун мең иранлының футбол карау өчен Казанны сайлавы да үзе бер могҗиза. Чит ил вәкилләренә ярдәм итү безнең көндәлек эшебез. Әлеге чемпионат халыклар дуслыгын күрсәтүче иң яхшы дәрес. Тере аралашуны бернәрсә дә алыштыра алмый, – ди Ирек Шәрипов. 


Халыклар дуслыгы йорты директоры быел футболны күбрәк телевизор аша карый икән. 
– Казан кунакларына урын бирәм, шуңа футболны телевизордан гына карыйм. Ахыргача үз иле өчен көрәшкән командаларга җан атам. Уенга карап илнең дә холкын белеп була. Германияне Кореялеләр җиңгәненә дә гаҗәпләнмәдем. Тырыш кешеләр бит алар, шуңа уңышка ирешәләр. Бездә узган чемпионат бик үзенчәлекле, эмоция, көтелмәгәнлек бар, – диде Ирек Шәрипов. 
 

Фото footballcitymediacenter.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading