16+

Иренә булган үчен балаларыннан алган: Татарстанда ана кеше ике улын чәнчегән

Чаллыда узган төндә коточкыч фаҗига булган. Ире белән низагка кергән хатын ире үчен балаларыннан алырга булган.

Чаллыда узган төндә коточкыч фаҗига булган. Ире белән низагка кергән хатын ире үчен балаларыннан алырга булган.

Бу хакта chelny-izvest.ru  хәбәр итте. 32 яшьлек ана ике яшьлек улына җиде тапкыр пычак белән кадаган, сабый шунда ук үлгән.

Икенче - җиде яшьлек улына да җиде тапкыр пычак белән кадаган. Аннары үзенә кул салырга тырышып караган, тик исән калган. Җиде яшьлек улы да исән калган, алар икесе дә хастаханәгә озатылганнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Какой кошмар, разве это мама, изверг.

    Мөһим

    loading