16+

Иреннән аерылган хатын ике баласын тәрәзәдән ыргыткан

39 яшьлек бер хатын ике кызын дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ыргыткан.

39 яшьлек бер хатын ике кызын дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ыргыткан.

Олы кызына - 8 яшь, икенчесенә - 5 яшь. Балалар исән калган, табиблар аларның гомере өчен көрәшә. Үз-үзенә кул салырга теләгән хатын да хастаханәдә. Бу хәл Саратовта булган, дип яза “КП”. Тикшерүчеләрнең әлеге хәлнең сәбәпләрен өйрәнә, әмма башлангыч версия бар. Күршеләре сөйләвенчә, Татьяна күптән түгел ире белән аерылышкан. Шуннан милек бүлү башланган.

Депрессиягә бирелгән хатын антидепрессантлар эчкән. Кызларын тәрәзәдән аткач, үзе дә сикеррегә теләгән, әмма аны әтисе туктатып кала. Күршеләре гаиләнең тәртипле булуын, кызларының биюгә йөрүләрен сөйләгән. Аларны түгәрәкләргә үзләре белән яшәгән әбиләре йөрткән. Тикшерүчеләр Татьянага карата җинаять эше ачкан.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading