16+

Иргә дә зыян, хатынга да

Кичә халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелде. Бу чараны ел саен дөньяның 180 илендә, шул исәптән Татарстанда да ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтәләр.

Иргә дә зыян, хатынга да

Кичә халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелде. Бу чараны ел саен дөньяның 180 илендә, шул исәптән Татарстанда да ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтәләр.

Беренче тапкыр тәмәкедән баш тарту көнен 1977 елда Америка онкология җәмгыяте оештырган булган. сүз уңаеннан, сигарет капларында «тәмәке тарту зыянлы» дигән язулар, тәмәке тарту нәтиҗәләрен тасвирлаган куркыныч рәсемнәр дә шул елларда барлыкка килгән. 

Татарстанның наркология диспансерында балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий әйтүенчә, республика халкының 40 проценты тәмәке тарта. Аларның 60 процентын ир-атлар тәшкил итсә, 20 проценты – хатын-кызлар.

– Сәламәтлеккә зыян китерә торган кыздырылган, тозлы ризыклардан баш тартып булса, тәмәкедән тиз генә котылып булмый. Монда никотинга бәйлелек турында сүз бара. Шуңа да, тәмәкедән дәваланганда, наркологларга мөрәҗәгать итү нәтиҗәле. Тәмәкенең организмга бер генә файдасы да юк, тәмәке кабергә илтә, – ди Степан Криницкий. 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда тәмәке аркасында 90 процент кеше – үпкә рагыннан, 75 проценты – хроник бронхиттан, 25 проценты йөрәк авыруыннан үлә. Тәмәке тартучыларда йөрәк авыруы – стенокардия – тәмәке тартмаучыларга караганда 13 тапкырга күбрәк очрый, ә ашказаны җәрәхәте ун тапкырга ешрак күзәтелә. 

Республика клиник онкология диспансерында онколог табиб Илдар Хәлимов, ел саен үпкә рагының 1200-1300 очрагы теркәлә, ди. Тәмәке тарту үпкә рагына гына түгел, бугаз, сулыш юллары, авыз куышлыгы кебек авыруларга да китерергә мөмкин. Алай гына да түгел, Республика клиник хастаханәсендә кардиолог-ревматолог Наталья Насыйбуллина әйтүенчә, тәмәке аркасында аяксыз да калуың ихтимал. Бу начар гадәт йөрәк авыруларына китерә. 

Шуны да истә тотарга кирәк, ирләре тәмәке тарткан хатыннарның рак белән авыру куркынычы ике-өч тапкырга күбрәк. Чөнки тәмәкенең зыяны тартучыга гына түгел, янәшәдә торган кешегә дә бар. 

Тәмәке тартучылар белән көрәшнең төрле ысулларын кулланалар. Тиздән тәмәке каплары барысы да бер төрле – соры төстә чыга башлар дип көтелә. Кеше игътибарын җәлеп итмәс өчен, анда реклама, бернинди артык сүзләр дә язылмаячак, бары җитештерүче һәм сигарет исеме генә күрсәтеләчәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, киләчәктә 2015 елда һәм аннан соң дөньяга килгән гражданнарга сигарет сатуны тыячаклар, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Хәзер яшьләр арасында сәламәт яшәргә омтылучылар күплеген исәпкә алсаң, бәлки киләчәктә чынлап та тәмәке тартучылар кимер. 

Степан Криницкий, Татарстанның наркология диспансерында балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары: 
– Тәмәкегә бәяне арттыру, акциз бәяләрен күтәрүгә юнәлтелгән дәүләт программасы – тәмәке тартучылар белән көрәшнең бер ысулы. Сигаретлар арзан торырга тиеш түгел. Евросоюз илләрендә, Америка Кушма Штатларында, мәсәлән, бер кап сигарет, безнең акчага әйләндергәндә, 400-450 сум тора. Бәлки, тәмәкегә бәяләр сизелерлек күтәрелгәннән соң, тартучылар саны кимер.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X