16+

Ирләрне ярата, яки андый хатыннар полициядә эшләргә тиешме?

Ирләр белән очрашып, аларның гаиләләрен дә таркаткан.

Ирләр белән очрашып, аларның гаиләләрен дә таркаткан.

Чиләбедә полициядә эшләүче ханым Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Ул сөяркәсе булган бергә эшләүче хезмәттәшен үзен урлауда һәм кыйнауда гаепли. Аның әйтүенчә, ул ир белән күптән аерылышкан булсалар да, тегесе көнләшүен дәвам итә, күптән түгел аны урлап китеп кыйнаган да. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Znak.com мәгълүматлары буенча, "Советский" полиция бүлегендә тикшерүче булып эшләүче хатын хезмәттәшләре арасында үзенең мәхәббәт тарихларына бай булуы белән аерылып тора. Эштәге күп ирләр белән мөнәсәбәтләрдә торган, шул исәптән өйләнгәннәре белән дә. Аның аркасында берничә гаилә таркалган да инде. Ул гаепләгән оперативник та аның хакына гаиләсеннән киткән. Әмма бу ирдән ханым тиз туя, үзенә икенче сөяркә таба. Анысы да шушы бүлектә эшли икән.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, алар гел кычкырыша торган булганнар һәм алар арасындагы конфликтны "урлап кыйнау" дип әйтеп булмый, мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел, дигән алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading