16+

Иртәнге фаҗигадә "Лада" йөртүчесе һәлак булган

Бүген республиканың Тукай районында Илбакты-Калмия торак пунктында иртәнге биштә коточкыч авария булды.

Бүген республиканың Тукай районында Илбакты-Калмия торак пунктында иртәнге биштә коточкыч авария булды.

«Лада» машинасы йөртүчесе, идарәне югалтып, бүрәнәләр төягән йөк машинасы тагылмасына килеп бәрелгән. Бәрелешкән урын шофер утырган якка туры килгән. «Татар-информ»га фаҗига урынында булучылар шул турыда сөйләде.

«Җиңел машина йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән урында ук үлгән. Автомобиль пассажирын хастаханәгә алып киттеләр», – дип аңлаттылар һәлакәт шаһитлары.

«Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр итүләренчә, бүрәнә ташый торган машина йөртүчесе тагылмасын төнгә юл читендә калдырган, ә үзе йокларга киткән. Транспорт янында кисәтү билгеләре куелмаган булган.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading