16+

Ишегалдын бизәгән өчен – штраф?!

Казанның Латыш укчылары урамындагы 37нче йортта яшәүчеләр аптырашта. Алар тырыша-тырыша йорт ишегалдын матурлаган: иске көпчәкләрдән гөлләргә чәчәклек ясаган, йорт фасадына күбәләк һәм чәчәкләр төшергән...

Казанның Латыш укчылары урамындагы 37нче йортта яшәүчеләр аптырашта. Алар тырыша-тырыша йорт ишегалдын матурлаган: иске көпчәкләрдән гөлләргә чәчәклек ясаган, йорт фасадына күбәләк һәм чәчәкләр төшергән...

Тик район хакимияте аларның тырышлыкларын уңай бәяләмәгән – торак милекчеләре ширкәтен административ хокук бозуда гаепләп, 200 мең сум штрафка тарткан, дип яза ”Вечерняя Казань”.  
Йорт – биш катлы “хрущевка”. “Спартак-10” торак милекчеләре ширкәтенә карый. Ишегалды шау чәчәктә утыра, гөлбакчада покрышкадан ясалган «аккошлар», «кое» да бар. Йортта яшәүчеләр йорт тирәсен шулай матурлап башкаларга үрнәк күрсәтәбез, дип уйлаган. Хәтта, депутатлар да бу матурлыкны күреп сокланып киткән булган, ди. Тик Совет районы хакимияте, тышкы төзекләндерү кагыйдәләре үтәлми, дип йорттагы рәсемнәрне бетерергә кушкан.

Канун нигезендә, торак милекчеләре ширкәте йортның фасадына үзгәрешләр кертү өчен иң башта шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсеннән рөхсәт алырга тиеш булган. Рәсемнәр шәһәрнең стиленә туры килүе дә мөһим. Әгәр дә Торак милекчеләре ширкәте судта җиңеп чыкмаса, 200 мең сум штрафны йортта яшәүчеләргә бүлеп түләттермәгәйләре... Хәер, әгәр дә рәсемнәргә шәһәр хакимияте каршы килмәсә, штрафтан котылып калулары да ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading