16+

Илназ Минвәлиев: «Мин үзем каен суын җыярга яратмыйм, агачны жәллим»

Карлар эреп, каенның бөреләре бүртә башлауга, мәгълүм ки, кәүсәсендә суы да уяна.

Илназ Минвәлиев: «Мин үзем каен суын җыярга яратмыйм, агачны жәллим»

Карлар эреп, каенның бөреләре бүртә башлауга, мәгълүм ки, кәүсәсендә суы да уяна.

Кайберәүләр аны бик яратып эчә. Баллы суын шифалы, файдалы дип кулланучылар да шактый.  Хәтта аны җыеп, банкаларга ябучылар да юк түгел. Быел, каен суы эчәргә җитештегезме соң? Укучыларыбыз фикерен белештек.

Роберт Шәрипов. Казан:


– Хәтерләсәгез, Совет хөкүмәте елларында каен суы күп әзерләнә иде, кибет киштәләрендә 3 литрлы банка белән тезелеп торганы бүгенгедәй күз алдымда. Файдалы булмаса шул кадәр әзерләнер идеме икән? Балачакта каен суы эчәсе килсә бер литрлы банкадагы салкын суга бер бал кашыгы аш серкәсе, тәменчә шикәр комы салып богата идек тә  эчә идек. Тәме каен суын хәтерләткәндер инде. Хәзер шәһәрдә яшибез, каен суы уянганын белми дә калам. Аның каравы минем бер танышым каен суын көмешкә куганда куллана. Элек каен суын җыеп, әчетергә үк куя иде әле. Хәзер каен суын күпләп җыя да, туңдыргычта катыра. Көмешнең 90 градус “эссе”леген йомшарта, имеш...  Тәме тәмләнәдерме, белмим, ләкин эче сыеклыкка нәрсә генә кушсаң да балланмый инде.

Айрат Галимов, Минзәлә, Аю авылы:

– Элек бит лимонад ише тәмле сулар юк иде. Яз якынлашкач, каен суы җыя торган чакны, дүрт күз белән көтеп алуыбыз хак. Авылдан 300 метр читтәге каен посадкасына сыйныф җитәкчебез Гөлфия апа ияртеп барган иде: каенны ничек итеп тишәргә, суын агызырга, ахырдан ярасын “дәвалап” куярга өйрәтте. Гел ул күрсәткәнчә эшләдек. Әтинең боравын алып киләм дә җирдән 40 сантиметр биеклектә, каенның көньяк ягындагы кәүсәсен 3 сантиметр тирәсе тишәм. Каен суын бөреләре тула башлауга җыйсаң гына, яфрак ярырга керешкәч тә туктый ул. Әниләр аны ашказаны җәрәхәтенә файдалы диләр иде, балаларга витаминлы су буларак эчерергә тырышканнардыр, күрәсең. Быел да шөкер, каен суын мул җыйдык. Мин ташып торап, тормыш иптәшем шешәләргә тутыра да туңдыргычта катыра. Тәме бетми, кышы буе эчәбез.  

Марсель Шәрәпов. Арча районы, Сарай-Чокырча авылы:

– Язгы якта каен суы җыю безнең гаиләдә күптәннән традициягә әйләнде. Без аны кыш көне эчәрбез дип туңдыргычта катырып куябыз да, җәйге эсселәрдә үк төгәллибез. Файдасы да күп, сихәте дә, дигәндәй. Иренмичә җыярга гына кирәк. Быел карлы килде, суга әйләнеп җиргә сеңсә дә каен суы күп булмады, 2-3 литр тирәсе генә авыз иттек.

Ильяс Идиятов. Апас, Яңа Барыш авылы: 

– Минем каенга кул күтәргәнем юк. Каенны кызларга тиңлим,  нәфесне тыя алмыйча, зифалыгын ничек җәрәхәтләрга кирәк? Карап торырга да матур агач бит әле ул. Күрше егете каен суын чиләкләп алып кайта, хатыным Вәсиләгә дә авыз итәргә кертә. Мин анда да кулым гына селтим. Иң тәмлесе – чишмә суы инде. 

Илназ Минвәлиев. Казан:

–  Каен суын бик яратып, шаккатып эчә торган кеше түгелмен. Ләкин һәр әйбернең үз вакыты. Җиләк-җимешне дә бит вакытында ашап калырга кирәк, шул чагында гына витаминнары шифа, диләр. Каен суын электән кулланганнар, димәк, файдасы да юк түгелдер. Шунысына ачуым килә, кеше заты тәртипсез кылана. Каенның кәүсәсен тишеп, суын агызалалар да ачык килеш калдыралар, ямап куймыйлар. Ул елап утыра... Мин үзем каен суын җыярга яратмыйм, агачны жәллим. Сатып алам. Быел 60 литр каен суы сатып алдым да бер өлешен туганнарга тараттым. Калганын туңдыргычта катырып куйдык. Булганны эретеп эчүе рәхәт. Ә җәй уртасында да, көз көне дә каен суын шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый. 

Зөмәрә Гатауллина, Мәскәү:


– Мәктәптә укыганда сыйныфташлар белән урманга бардык. Арабызда кайсыбыздыр, хәтерләмими дә, әшәке банкага каен суы агызды. Банканы кулдан-кулган йөртеп каен суы эчтек. Аның тәмлелеге! Мәскәүгә килеп төпләнгәч, кибет киштәләрендә каен суы күреп, сатып алган идем, кызганыч, сатудагы суда шикәрдән кала бернәрсә дә юк икән. Теге чакны пычрак банкадан эчкән каен суының тәмен гомерем буена да онытылмый!

Гөлнара Хузина, Алабуга, Морт авылы:

– Без үскәндә гаиләдә каен суы җыю гадәте юк иде, авылда да каен су җыялар дигән сүзне ишеткәнем булмады. Кибетләрдә саталар иде. Кияүгә чыккач белдем, аны үзең дә җыя аласың икән. Ел да күп итеп җыябыз да, катырып куя идек. Мунчадан соң эретеп эчүләре тәмле! Быел күп булмады ул. Салават улым ике тапкыр өчәр литр каен суы алып кайтырга өлгерде. Соңгарак калып куйды, каенлык та яныбызда гына югыйсә, тормыш мәшәкате белән онытылган. Бер елны мин каен суын кайнатып, әз гына лимон кушып, банкага да япкан идем. Ошамады. Каен суының тәме бозыла. Иң яхшысы, алып кайтуга туңдырып кую. Әле бит ул җылы урында бик тиз әчи дә.   

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading