16+

Ишетмәүчеләр өчен "Ярдәм" мәчетендә тернәкләндерү курслары ачыла

Казанның начар ишетүчеләре һәм бөтенләй ишетмәүчеләр "Ярдәм" мәчетенә җомга вәгазе тыңларга йөри.

Казанның начар ишетүчеләре һәм бөтенләй ишетмәүчеләр "Ярдәм" мәчетенә җомга вәгазе тыңларга йөри.

Тугыз ел сурдотәрҗемәче булып эшләүче Рәисә Сабирҗанова аларга ишарәләр белән вәгазьнең мәгънәсен аңлатып бара. Ахырдан бергәләп җомга намазы укыйлар. Алар мәчеткә Чукраклар-телсезләр җәмгыяте чакыруы буенча килгән. Күбесе иман йортында беренче тапкыр. Һәр җомгада вәгазьләр даими булачак. Һәркемгә ишек ачык, дип яза tatar-islam.com. Җомга вәгазьләре белән чикләнмичә, алга таба ишетмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары да эшләячәк. Әлегә аларның исемлекләрен барлыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading