16+

Иске батареяларны сәүдә үзәкләрендә җыячаклар

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кулланышта булган батареяларны җыю һәм аларны утильләштерү буенча яңа проектка бик тиздән старт бирәчәк. Министрлыкның җир байлыкларын саклау бүлеге җитәкчесе Лилия Мөбарәкшина «ШК»га сөйләгәнчә, проектның максаты - куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметү.

- Моның өчен барысы 30 контейнер: 15ен сәүдә үзәкләренә һәм калган 15ен дәүләт учреждениеләре, әйтик, министрлыклар, ведомстволар урнашкан биналарга кую планы бар. Безнең министрлыкта хәзер дә бар андый контейнерлар. Алар турында халык хәбәрдар. Безгә кулланылышта булган химик ток чыганакларын, ягъни батареяларны еш алып киләләр. Димәк, халыкта ихтыяҗ бар. Контейнерлар буш тормас дип ышанабыз, - диде ул безгә.
- Җыелган батареялар ничек юк ителәчәк? - дип кызыксындык без.
- Аларны әлегә Чиләбегә - Россиядә бердәнбер булган «Мегаполисресурс» предприятиесенә алып китәчәкләр, әлеге предприятие кулланылган химик ток чыганакларын утильләштерү белән шөгыльләнә.

Сүз уңаеннан: кулланылган батареяларны Әлмәт районында да җыялар. Анда бу эшне «Экосервис» компаниясе алып бара. Төрле мәгариф учреждениеләрендә һәм шәһәр предприятиеләрендә 150 махсус контейнер куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading