16+

Иске Мөслим фаҗигасе: шырпы белән уйнап янгын чыгарган кызчык, әтисен коткарырга теләп, үзе һәлак булган

Ике кешенең гомерен өзгән янгын 18 августта Чиләбе өлкәсенең Иске Мөслим авылында килеп чыккан.

Ике кешенең гомерен өзгән янгын 18 августта Чиләбе өлкәсенең Иске Мөслим авылында килеп чыккан.

Коткаручылардан алынган мәгълүматлар буенча, гаиләдә 6 кеше яшәгән, янгын чыккан йортны алар арендага алган булганнар. Фаҗига булган көнне әниләре иртәнге алтыда эшкә киткән, ә әтиләре яшь ярым, ике, биш һәм алты яшьлек балалары белән өйдә булган.
Бу вакытта кечкенә баланы әбисе карараган, ә башкаларын күзәтеп торучы булмаган. Әлеге форсаттан файдаланып, ике яшьлек кыз  шырпы белән уйнап алырга булган. Олы балалар сүзләренчә, янгын чыккач, алар урамга йөгереп чыкканнар. Ә шырпы белән уйнап, янгын чыгарган кыз, әтисенең йортта калуын исенә төшереп, кабат кереп киткән. Аны туганнары туктатып кала алмаганнар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading