16+

Иске Татар бистәсе Яңа ел ярминкәсенә чакыра

Казанның Иске Татар бистәсендә 24 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр Яңа ел ярминкәләре эшләячәк.

Казанның Иске Татар бистәсендә 24 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр Яңа ел ярминкәләре эшләячәк.

Бу хакта Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитетына сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Казанлылар һәм башкала кунаклары биредә Яңа ел бәйрәменә багышланган мәдәни программада катнаша, шугалакта тимераякта шуа, яңа ел бүләкләрен ясарга өйрәтүче мастер-классларда катнаша алачак. Татар милли ризыкларыннан авыз итү, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотосурәткә төшү мөмкинлеге дә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading