16+

Иске Татар бистәсендә заманча "Печән базары" үтәчәк

7 август көнне Казанның Иске Татар бистәсендә "Печән базары" фестивале узачак.

7 август көнне Казанның Иске Татар бистәсендә "Печән базары" фестивале узачак.

"Дүрт ел элек, Габдулла Тукайның вафатына 100 ел булганда, Казанның актив яшләре белән җыелышып, бу көнне ничек уздырып булыр икән дип, фикер алыштык. Хәтер көне нинди форматта булырга тиеш? Тукайны күз алдына китергәндә, Печән базары да күз алдына килә. Шуннан чыгып, без ул чордагы Печән базарын яңадан торгызып, аны заманча форматта эшләргә кирәк дигән фикергә килдек. Бу безнең принцип: барлык актуаль форматларны "татарлаштырырга" тырышабыз. Татарларга хас булган нәрсәләрне яңартылган форматта тәкъдим итәбез", - ди Тәбрис Яруллин Печән базарының Казан шәһәренең үзенчәлекле бренды булуын искәртеп, Татар информ хәбәрчесенә.


Быелгы "Печән базарында" Казан, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Перьм дизайнерлары татар милли үзенчәлекле продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында - төрле сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, шамаилләр, стильләштерелгән татар киемнәре булачак, шулай ук әдәби китаплар, хәтта сирәк очраучы китапларны сатып алу мөмкин булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Печән базарында кунак булырга теләүчеләргә бер шартлары бар - бирегә килүче һәркем, милли үзенчәлекне күрсәтү максатыннан, киеменә, стиленә татар элементы кертергә тиеш (мәсәлән, калфак, читек, камзул киеп килергә, я милли бизәнү әйберсен тагарга). Оештыручылар милли киемнән булган һәркемгә бүләк вәгъдә итә.

"Печән базары" кысаларында Әдәбият паркы да оештырылачак. Әлеге мәйданда китап киштәләре, йомшак утыргычлар урнаштырылачак. Шунда ук әдәби квест, яңа китапларны тәкдим итү, шигырь сөйләү, ирекле микрофон да булыр дип көтелә. Кабан күле буенда буккроссинг өчен "Укы" сүзе рәвешендә китап стеллаж урнаштырылачак.

Печән базарында "Сабыйлар" балалар үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы да эшләячәк. Моннан тыш, теләүчеләр Тукай әкиятләре буенча төзелгән тарихи квестта, викторинада катнаша, интерактив әкият тыңлый алачак. Мастер-класслар, ди-джейлар чыгышы, Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырылачак.

Тәмле мәйданда "Түбәтәй" татар фастфуд челтәре, "Татар чәе" маркасы, борыңгы рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар да тәкъдим ителәчәк.

Чара көне буе дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading