16+

"Ислам дәүләте" экстремизмны пропагандалауга 3 миллиард долларга якын акча тота

Россиядә эшчәнлеге тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) террорчылык оешмасының экстремистик идеяләрен агитацияләү һәм пропагандалау өчен тотыла торган бюджеты 3 млрд долларга якын тәшкил итә.

Россиядә эшчәнлеге тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) террорчылык оешмасының экстремистик идеяләрен агитацияләү һәм пропагандалау өчен тотыла торган бюджеты 3 млрд долларга якын тәшкил итә.

Бу мәгълүматларны "Мөселман илләре журналистлары экстремизмга каршы" икенче халыкара форумында чыгыш ясаганда Иранның "Альвафак" газетасы идарәче директоры Мөсиб Наими китерде. "Ислам дәүләте" мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар шактый югары хезмәт хакы ала. Террорчыларның кеше башларын чабып өзүе күрсәтелгән фильмнарны күрсәтүгә шактый күп акча сарыф ителә. 15 телдә нәшер ителә торган "Дабиг" журналын чыгару да кыйммәт.

- «Аль-Байан» дип аталган ММЧ бар һәм аңа да саллы акча тотыла. ИД үзенең мәгълүмати эшчәнлеге ярдәмендә 9 млн доллардан артык акча эшли. Аның журналистлар һәм ирекле агитаторлардан торган тулы армиясе бар. Әлеге төркемнең байрагы астында 12 мең твиттер-аккаунт эшли. Шуңа да террорчылык оешмасы барлык мәгълүмати өндәмәләргә тиз җавап бирә ала, - ди Мөсиб Наими.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading