16+

“Истанбул” шигъри кичәгә чакыра

Бүген 18.00 сәгатьтә Казанның "Истанбул" скверында шигърият бәйрәме узачак.

Бүген 18.00 сәгатьтә Казанның "Истанбул" скверында шигърият бәйрәме узачак.

Әдәбият елына һәм республика көненә багышланган чарада депутатлар, зур предприятие һәм оешма җитәкчеләре яраткан авторларының шигырьләрен укыячак. Бәйрәм программасында китап күргәзмәләре, танылган шагыйрь-язучыларның чыгышлары, рәсем конкурслары, викториналар да үткәрү каралган. Истанбул булгач, баллы тәм-томнарсыз да булмый. Бәйрәм атмосферасын көнчыгыш тәм-томнары, кондитерлык эшләнмәләреннән торган күргәзмә-сату эше тулыландырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading