16+

“IT-Чемпион” бәйгесенең икенче этабы башлана

"IT-Чемпион" бәйгесе укучылар арасында тиз популярлашты. Быел конкурс өченче ел рәттән уздырыла.

"IT-Чемпион" бәйгесе укучылар арасында тиз популярлашты. Быел конкурс өченче ел рәттән уздырыла.

«IT-чемпион-2015" бәйгесенең беренче этабында Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан. Аларның барысы да 1-11 сыйныф укучылары. Иртәгәдән "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына страт биреләчәк. Бу юлы конкурс таләпләре азрак үзгәрә.

- Әлеге бәйгене үткәрү кагыйдәләренә яңалыклар кертүнең максаты - конкурсны укучылар арасында тагын да популярлаштыру. Мәсәлән, призларның саны һәм төре үзгәрә. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр заманча смартфон белән бүләкләнәчәк. Балларын бүләккә алыштырырга теләүче укучыларга бирелә торган бүләкләр күләме дә арттырыла, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан. Бәйгегә нәтиҗәне 30 ноябрьдән соң ясарга уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading