16+

Италиядә Татарстан кызы батып үлгән

Фаҗига 6 сентябрь көнне Сардиния утравы янында булган.

Фаҗига 6 сентябрь көнне Сардиния утравы янында булган.

33 яшьлек Галина Федорова фотограф белән бергә моторлы көймә алып фотосессиягә киткән. Ярдан 1,5 километр юл узгач, Галина су коенырга уйлый. Көймәне якорьгә куеп, икесе дә суга сикерә.

Фотограф сөйләвенчә, кинәт чыккан көчле дулкын якорьне кузгата һәм көймә читкә китә башлый. Галина көймәгә таба килергә тырыша, әмма җил көймәне тагын да читкә этәрә. Чираттагы дулкын Галинаны каплый һәм Евгений аны күздән югалта.

Фотографны 1,5 сәгатьтән коткаручылар эзләп таба. Галинаны тапканда, ул инде исән булмый. Табиблар аңа ярдәм итә алмый.

Хәзер Евгенийны җинаять кылуда гаеплиләр. Аңа илдән чыгарга ярамый, барлык әйберләрен полиция алган.

Галинаның әнисе кызы белән саубуллашу өчен Италиягә барырга җыена. Ана Сардиниягә бару өчен акча җыя.

Фото: pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading