16+

Җитмеш яшьлек бабай оныгын атып үтергән. Аңа нәрсә яный?

Казанда хокук саклау органнары хезмәткәрләре күп эчкән һәм озак вакытлар эш таба алмаган өчен өйдәшенең оныгын атып үтергән җитмеш яшьлек ирне тоткарлаган.

Казанда хокук саклау органнары хезмәткәрләре күп эчкән һәм озак вакытлар эш таба алмаган өчен өйдәшенең оныгын атып үтергән җитмеш яшьлек ирне тоткарлаган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, фаҗига көнендә 70 яшьлек ир балконда сакланган обрезны ала һәм телевизор караган оныгының башына ике тапкыр ата. 49 яшьлек зыян күрүчене дәваханәгә китерәләр, ул шунда үлә.

Шикләнелүче гаебен таный, шулай ук Казан базарларының берсендә корал һәм патроннар сатып алуы турында сөйли. Бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading