16+

Юл һәлакәтендә ике баласын югалткан хатын дәваланудан баш тарткан

Башкортстанның Караидел районында Бирск - Тастуба - Сатка автомобиль юлында 16 март кичендә коточкыч юл — транспорт һәлакәте килеп чыга.

Башкортстанның Караидел районында Бирск - Тастуба - Сатка автомобиль юлында 16 март кичендә коточкыч юл — транспорт һәлакәте килеп чыга.

Свердловск өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Лада Гранта» һәм Мәчетле районында яшәүче 44 яшьлек ир идарәсендәге Ниссан Тиида бәрелешкән. Беренчел мәгьлүматларга караганда, "Лада" каршы як полосага килеп чыккан. Юл һәлакәте аркасында Лада машинасы пассажирлары - 5 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз, һәлакәт урынында җан бирә. Ә аның йөртүчесе: ике үлгән баланың әнисе һәм аның ике атналык улы хастаханәгә озатылган. Хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган: баш мие селкенгән, баш мие ябык җәрәхәте, ике кабыргасы сынган. Чит ил машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

"Башинформ" язганча, зыян күргән хатын-кыз дәваланудан баш тарткан.

– Билгеле булганча, өч бала да арткы утыргычта автокреслода булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында „Лада“ икегә аерылган. Шаһитлар әйтүенчә, бәрелеш вакытында бер баланың башы өзелгән. Исән калган сабый күлмәктә туган, аңа зыян килмәгән. Машина йөртүчеләрне канда алкоголь булу-булмавын тикшергәннәр, икесе дә аек булган. Кайбер фараз буенча Екатеринбургтан килә торган хатынның машинасы куркыныч юл участогында шуып киткәннәр, - дип хәбәр иткән"Башинформ" басмасының әңгәмәдәше.

Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанда авариядә ике баласы үлгән хатын дәваланудан баш тарткан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading