16+

Июльдән бәяләр арта

Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты хәбәр иткәнчә, 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясе 7 процентка артачак. Июльдән түләү кәгазьләрендә ике яңа тариф барлыкка киләчәк. Ул күмәк телесигналны кабул итеп алу системасын карап тоту өчен кертелә. Хәзер әлеге җайланмалар гомуми йортның җиһазы булып карала һәм аны тәртиптә тоту йортта яшәүчеләр җилкәсенә...

- Татарстан, шул исәптән Казан да, Россиядә беренчеләрдән булып федераль канун таләпләре буенча цифрлы телевидениегә күчте. Бүген йортларда цифрлы сигналны кабул итү һәм тарату җайланмалары урнаштырыла. Яңа тариф әлеге җайланмалар булган йортта яшәүчеләр өчен генә кертелә, - ди Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчес Искәндәр Гыйниятуллин.

Тагын бер тариф җылылык әйләнеше - кайнар су тәэминаты өчен кертелә. Индивидуаль җылылык пунктлары программасы "Генерирующая компания" җәмгыяте белән берлектә 3 елга исәпләнгән. Нәтиҗәдә, кайнар су кранын ачкач, тиккә күпләп су агызмыйча да фатирларга җылы су киләчәк, бу кайнар су әйләнеше (циркуляция) булмаган йортлар өчен бигрәк тә актуаль, ә андый йортлар Казанда шактый. Ләкин моның шул ягы мөһим: андый җиһазларны карап тоту ихтыяҗы бар, шуңа күрә яңа тариф кертелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading