16+

Июнь ахырына Россия Кораллы Көчләрендә резерв армия оештырылачак

Оборона министрлыгы башлыгы Шойгу июнь ахырына Россия Кораллы Көчләрендә резерв армия булдыру турында белдерә.

Оборона министрлыгы башлыгы Шойгу июнь ахырына Россия Кораллы Көчләрендә резерв армия булдыру турында белдерә.

Июнь ахырына Кораллы Көчләрдә резерв армия һәм якын арада армия корпусы формалаштырылачак, алар 3700 берәмлектән артык техника алачак, дип хәбәр итте Оборона министры Сергей Шойгу.

— Армия корпусы, армия составында резервлар формалаштырабыз, өстәвенә, 20 нче танк армиясенең биш полкы туплана. Анда барысы да план буенча башкарыла. Чынлыкта июнь ахырына без резерв армиясен формалаштыруны тәмамлаячакбыз һәм якын арада армия корпусын формалаштыруны төгәллиячәкбез, — диде ведомство башлыгы президент Владимир Путинның Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмәсендә.

Шойгу сүзләренчә, хәзер бу биш полк шәхси состав буенча да, техника белән тәэмин ителеш буенча да 60 процентка формалаштырылган.

Оборона министры сүзләренә караганда, тәүлегенә 1336 кеше контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерә. Турыдан-туры контракт буенча 114 мең кеше җыелган, шулай ук тагын 50 меңнән артык үзирекле исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading