16+

Кәҗә чыршы ашасын

Яңа елдан соң калган чыршыларны кәҗәләр ашаячак, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Яңа елдан соң калган чыршыларны кәҗәләр ашаячак, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Идел буе экология компаниясе» махсус акция оештырган иде. Казанлылар бу акциядә теләп катнаштылар. Быел Яңа ел чыршыларын былтыргыга караганда ике тапкырга күбрәк тапшырганнар. Барлыгы 4120 килограмм ылыслы агач җыелган. Бу ризык Югары Ослан районының Шеланга һәм Биектау районының Әлдермеш авылындагы кәҗәләргә җибәреләчәк. Җыелган чыршыларны 15 тонна сыйдырышлы КАМАЗ машиналары тиешле урыннарга ике партия илтергә өлгергән дә инде.
Чүплеккә чыгарылган чыршылар каты калдыклар полигонына эләгеп, озак эшкәртелмичә яткан булырлар иде, ә кәҗәләр бу ризыкны бер-ике атнада ашап бетерәчәк икән. Югары Осланда кәҗәләр асраучы фермер Мурат Сираҗин исә, кәҗәләр өчен ылыслы агач бик файдалы, анда витаминнар күп, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading